ФИЗИКА - табигать фәне.
Кеше гакылы һәм кеше хыялы тудырган могҗизаларга бик нык ышанам мин. Бүтән төрле могҗизаларны мин белмим дә. Максим Горький.
Нәрсә соң ул могҗиза? Аңлап та, аңлатып та булмый торган гайре табигый нәрсә ул. Ләкин фән могҗизаларында сихер- мазар юк. Алар табигать законнарына нигезләнгән. Ул законнарны үзгзртү безнең кулдан килми. Алардан файдалану исә без булдыра торган нәрсә. Һәм, табигатьтәге яңа бер күренешне ачып, кеше аны үзенә хезмәт иттерә, шул рәвешле әйләнә - тирә дөнья турындагы фикерләренең, кузаллауларының дөреслеген тикшерә.
Техника белән коралланган кешегә җир шарының эчкәреге катлаулары, диңгез чоңгыллары, елга агымнары һәм иксез - чиксез галәм киңлеге дә буйсына.
Безнең көннәрдә вакытның кадере арта төште. Машиналар кеше хезмәтен саклыйлар һәм электә еллар кирәк булган эшне минут арасында эшләп куялар.
Кеше табигатьтә булмаган нәрсәләр: үзенә кирәкле гаҗәеп сыйфат - хасиятләргә ия булган синтетик материаллар, ватылуны белмәс һәм кызудан курыкмас пыялалар, нык, җиңел һәм утка чыдам эретмәләр һәм башка бик күп төрле нәрсәләр иҗат итә.
Боларны атлаган саен күрәсең, чөнки безнең илдә фән һәм техника могҗизалары тормышка тирән үтеп кереп, халыкка хезмәткә куелды.
Кино, радио, телевидение, телеграф, телефон - хәзерге көнкүрешне алардан башка күз алдына да китерә алмыйсың.