Безнең сәламәт тормыш!!!
Максат:
1. Без яшь буын. Кече яшьтән үк физик яктан чыныгу, сәләтләрне һәм көчләрне һәръяклап үстерергә.
2. Һәр яшь кешене үз-үзен тәрбияләү белән шөгыльләнергә.
3. Сәламәтлекләр турында даими кайгыртырга, сәләтен үстерергә, әдәпле, тәртипле, саф күңелле, рухи яктан гүзәл кеше булырга өйрәнү.
4. Һәр яшь кешедә рухи һәм физик ихтыяҗ тудыру.
5. Бүгенге катлаулы чорда укучыны тормышта үз урынын табарга, яшәргә өйрәтү.
I. Бүлек. Режим буенча яшәү.
Көн – ул синең гомеренең бер кечкенә өлеше. Үз-үзеңнедә һәркөн ихтыяр көче тәрбияләнә. Юллары: Көн саен бер үк вакытта йокыдан тор. Саф һавада иртәнге гимнастиканы яса. Күңел сафлыгы белән өйдәгеләр белән, һәркем белән, һәркайда исәнләш, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр белән. Сәламәт буласын килсә - һәркем белән исәнләш. Мәктәпкә барганда олы кешене аның рөхсәтеннән башка узма. Фәннәр буенча тирәнтен шөгыльлән, матур әдәбиятны да даими рәвештә укып бар. Уенны эшеңнән аерма. Укуың – яхшы, ләкин иң әһәмиятлесе – эшлә. Гаиләдә синең үз вазыйфаларың булсын, аларны намус белән үтә. Барлык кешеләргә дә яхшы теләктә бул. Булдыра алганча кешеләргә булыш, бигрәк тә ярлыларга, авыруларга, мохтаҗларга, кыерсытылганнарга моны шатланып эшлә. Үзендә комсызлык, ялкаулык, үз-үзеңнән канәгатьлелек, курку, икейөзлелек, горурлык кебек сыйфатларны җиң. Кешеләргә ышан һәм аларны ярат.Аларга гаделсез булма һәм алар турында начар фикерләрне йөрәгеңә якын алма. Башыңны авыру, үлем, сырхау кебек уйлардан арындыр, бу – синең җиңүең. Үзеңне чолгап алган табигатьне ярат. Тирә - юньгә төкеренмә- бу синең сәламәтлегең. Табигатьтә үз урыныңны тап. Синең урыныңны беркем дә алмаган, һәм ул бернинди акчалар белән дә алына алмый, бары тик тырышырга, үз –үзең өчен көрәшергә генә кирәк. Табигать белән аралашу сине рухи яктан баетыр , фикерләү сәләтеңне үстерер. Әлеге эш тәҗрибәсен башкаларга да сөйли һәм ярат. Бу вакытта мактанма һәм үзеңне башкалардан өстен куйма. Тыйнак бул.
II. Бүлек. Туклану режимын төгәл үтә.
1. Үзең "яраткан” әйберләрне генә түгел, бәлки сәламәтлек өчен файдалы, витаминнарга бай төрле – төрле ашамлыклар ашарга тырыш. Баллы әйберләрне күп ашама. 2. Көнлек ризыкның күләме, эчкән суны да кушып исәпләгәндә, 2,5 – 3 кг.нан артмаска тиеш. Шуның : - 600 г – иртәнге аш - 1000 г – төшке аш - 300 г - әбәт - 500 г – кичке аш тәкил итәргә тиеш.Бу ашамлыкларга ипи керми. 3. Алкоголь кулланма һәм тәмәке тартма. Исеңдә тот: үсеп килүче яшь организмның шул ике явыз дошманы бар. Тәмәкене агулылыгы ягыннан синиль кислотасы белән чагыштыралар. Бу кислотаның 1 тамчысы 15 секунд эчендә кешене үлемгә китерә. Тәмәке составындагы бер тамчы никотин хәтта атны үтерә. Әгәр кеше рәттән 25 папирос тартса, 15 секундтан соң һәлак була. Беркайчан да тәмәке тартырга өйрәнмә, тартасың икән бу начар гадәтне һич кичекмәстән ташла. Аракы организмга үтергеч тәсир итә, үзендә хисапсыз күп төрле мәкер саклый. Аракыга чылатылган үсемлек орлыгы шытмый, шул ук вакытта фәнгә фиргәвеннәрнең таш каберендә 3 мең ел элек бодай бөртекләренең шытым бирүе дә яхшы билгеле. Шуңа күрә алкогольле эчемлекләрнең хәтта тәмендә татып карама. 4. Туклануны дөрес оештыру кешенең физик һәм акыл үсеше өчен иң кирәкле шарт булып тора. Туклану режимының булмавы баш миенең бик күп функцияләрендә чагыла.
III. Бүлек. Үзеңне киләчәк тормыш өчен әзерлә!
Көчле, нәфис, җитез һәм чыдам бул. Иртәнге гимнастика көндәлек ихтыяҗыңа әйләнсен. Нинди яшьтә һәм җенестә булуына карап комплекс төзе, нагрузканы дөрес билгеләргә өйрән, күнегүләрне кирәкле тәртиптә чиратлаштыра бел. Физик күнегүләр комплексын әледән - әле алыштырып тор, авырлыгын әкренләп арттыра бар. Спорт секцияләре занятиеләренә системалы йөр. Елына 2 тапкыр врач белән киңәшергә кирәклеген онытма. Ерак походларда бул, прогулкада йөр. Төрле ярышларда һәм хәрәкәтле уеннарда актив катнаш. Тәнәфесләрдә мөмкин кадәр күбрәк йөрергә тырыш, хәрәкәтле уеннар уйна, бие, ә звонок булыр алдыннан тыныч кына ял итеп ал. Үз организмыңны чыныктыру белән даими шөгыльлән, чыныгу кан әйләнешен яхшырта, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашын нормальләштерә. Никадәр иртәрәк чыныга башласаң, шулкадәр сәламәтрәк булырсың. Яхшы булсын өчен көн саен салкын табигый суда коен. Кайда коена алсаң, шунда коен: күлдә, елгада, мунчада, душта. Эссе су белән юынуны салкын су белән төгәллә. Коеныр, юыныр алдыннан табигатькә чык, яланаяк бер генә минутка булса да, җиргә, кышын карга басып тор. Авыз аркылы берничә тапкыр тирән сулыш ал һәм эчтән үзеңә һәм барлык кешеләргә сәламәтлек телә. Сын – гәүдә үсү процессында формалаша. Шуңа күрә сыныңны дурес тот, гәүдәнең торышына әледән-әле көзгедән карап контроль яса. өс һәм аяк киемнәреңне дөрес сайла. шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтә: кулларың, киемең чиста булсын, кул һәм аяк тырнакларыңны кисеп тор, аягыңны көн дә юып сөлге белән ышкып сөрт, оек һәм өсбашларыңны көн аралаш алыштыр, чәчеңне чиста йөрт, йөткергән-төчкергән чакта авыз-борыныңны кулың белән капла, тешеңне иртән һәм кичен паста белән чистарт, өс һәм аяк киемеңне көн саен чистартып тор. Кер юа һәм үтекли, оекбаш ямый, төймә тага бел. һәрьяклап үскән, югары идеаллар белән яшәүче кеше булырга теләсәң, сиңа музыка белән дә шөгыльләнергә вакыт табарга кирәк. Музыкаль зәвыгыңны үстерү өчен, сәнгать дөньясы белән аралаш, үзешчән сәнгатьтә актив катнаш. Белемеңне, рухи байлыгыңны арттыруга сиңа телевидение ярдәм итәр. Тапшыруларның кирәген сайлый бел. Яшенә карап – 1 сәг, 1,5 сәг һәм 2 сәг кара.Экраннан 2 метрдан да якын, 5 метрдан да ерак утырма. Көндәлек режимны үтәргә омтылганда, вакытка буйсынмаска, киресенчә, аның белән үзең идарә итәргә тырыш. Моның өчен көнеңне "фотога төшереп " кара: бер бит кәгазь ал да аның сул ягына бүген башкарган барлык эшләреңне, хәтта иң кечкенәләрен дә язып чык, ә уң ягында һәр эш өчен сарыф ителгән вакытны минутына кадәр төгәллек белән күрсәт. Кичен әлеге "фотографиягә” карап, вактыңны кайда һәм кайчан әрәмгә узуын билгелә. Бу сиңа вакытыңныэ кадерен белергә һәм аны дөрес планлаштырырга ярдәм итәр.
IV бүлек. Күңел ачулар һәм чаралар.
* Спорт – сәламәтлек көннәрендә актив катнашу.
* Республика-күләмендәге спорт һәм сәламәтлекне пропогандалау акцияләрендә катнашу.
* Экология походлары оештыру: әйләнә-тирә табигатьне өйрәнү( чишмә, елгачык, ерганакларны билгеләү, чишмәләрне чистарту рейдлары, поход карталарына яңалыклар кертү).
* Мәктәп яны тәҗрибә участогын гөлбакчага әверелдерү, һәр класс чәчәк клумбасын карап үстерү.
* "Экологик сукмак” буйлап экскурсияләр оештыру.
* Урманчылыкка ярдәмгә "Күркә”, "Туган ягым – яшел бишек” операцияләрен уздыру: - күркәләр җыю
* Республика-күләмендәге спорт һәм сәламәтлекне пропогандалау акцияләрендә катнашу.
* Экология походлары оештыру: әйләнә-тирә табигатьне өйрәнү( чишмә, елгачык, ерганакларны билгеләү, чишмәләрне чистарту рейдлары, поход карталарына яңалыклар кертү).
* Мәктәп яны тәҗрибә участогын гөлбакчага әверелдерү, һәр класс чәчәк клумбасын карап үстерү.
* "Экологик сукмак” буйлап экскурсияләр оештыру.
* Урманчылыкка ярдәмгә "Күркә”, "Туган ягым – яшел бишек” операцияләрен уздыру: - күркәләр җыю
- урман полосаларын утырту
- кошларга оялар ясау
- урманнарны чистарту
- уранчылыкка төрле агач-куак орлыкларын әзерләү.
* Авылларда "Үрнәк бакча”, "Иң чиста урам” конкурсларын уздыру. Йомгаклауны нәтиҗәле оештыру.
* Өлкән яшьтәге карт-карчыкларның бакчаларын чистарту, яшелләндерү. "Янәшәдә ветеран яши” операцияләре үткәрү.
* Безнең якта сирәк очрый торган үсемлек һәм хайваннарның исемлеген булдыру.
* Һәр эшләгән эшкә фото, мәкалә, презентация, видеокассеталар туплау һәм аларны вакытлы матбугатта чагылдыру.
* Нормативларны тиешле дәрәҗәдә тапшыруга ирешү.
* Спорт түгәрәкләренә йөрү.Расписание нигезендә
* Мәктәптә һәм районда үткәрелә торган төрле спорт ярышларында катнашу.
* Балалар өчен милли бәйрәм "Сабан туе” уздыру, мәктәп "батырларын” билгеләү.
* Үзеңне чыныктыру, киләчәк тормышта сәламәт яшәеш рәвешен алып бару өчен әзерләү.
* Һава, сулыклар, чишмәләрнең чисталыгына район, СанПин белән берлектә анализ ясау.
* Авылларда "Үрнәк бакча”, "Иң чиста урам” конкурсларын уздыру. Йомгаклауны нәтиҗәле оештыру.
* Өлкән яшьтәге карт-карчыкларның бакчаларын чистарту, яшелләндерү. "Янәшәдә ветеран яши” операцияләре үткәрү.
* Безнең якта сирәк очрый торган үсемлек һәм хайваннарның исемлеген булдыру.
* Һәр эшләгән эшкә фото, мәкалә, презентация, видеокассеталар туплау һәм аларны вакытлы матбугатта чагылдыру.
* Нормативларны тиешле дәрәҗәдә тапшыруга ирешү.
* Спорт түгәрәкләренә йөрү.Расписание нигезендә
* Мәктәптә һәм районда үткәрелә торган төрле спорт ярышларында катнашу.
* Балалар өчен милли бәйрәм "Сабан туе” уздыру, мәктәп "батырларын” билгеләү.
* Үзеңне чыныктыру, киләчәк тормышта сәламәт яшәеш рәвешен алып бару өчен әзерләү.
* Һава, сулыклар, чишмәләрнең чисталыгына район, СанПин белән берлектә анализ ясау.