Каникулга хатле мәктәбебездә шау- гөр килеп "Самовар бәйрәме һәм ярминкә үткәрелде. Самоварның тарихы бик бай һәм кызыклы. Аны кулдан ясаганнар, һәр һөнәрче аны үзенчә бизәгән. Мәсәлән: Суксон поселогында Монголия өчен махсус эшләнгән самовар 4 бүлектән торган. Анда чәй дә кайнатылган, ашарга да әзерләнгән. Хәзерге самоварлар элекләреннән әллә ни аерылмыйлар. Тик алар электр ярдәмендә генә эшлиләр. Төзелеше 5 өлештән тора: муены, корпусы, капкачы, краны, комфоркасы. Гомумән, хәзер дә самоварга төрле темага багышлап рәсемнәр төшерелә. Самоварны болын чәчәкләре, үләннәр, җиләкләр, урам пейзажы күренешләре белән бизиләр.
Укучылар бизәкле самоварлар белән парадка чыктылар. Соңыннан матур ярминкә үтте.